КАЮМ НАСЫЙРИ МӘЧЕТЕНДӘ ИФТАР УЗДЫ
28 марта 2025
Кичә, җомга көн, авыл мәчетендә Ифтар мәҗлесе узды. Авылдашлар, кунаклар мәчеттә авыз ачып, ахшам намазы укып, ифтарда катнашты. Мәҗлес барышында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Павлович К.Насыйри мирасын, исемен мәңгеләштерүгә күп көч куючы Асия Наил кызына һәм бүгенге чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Җыелучылар каршында шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, галимә Рушания Шәфигуллина, журналист Илдар Кыямов һ.б.чыгыш ясады. Олы Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова мөнәҗәт башкарды.
Тарихи мәчеттә укыган догалар, әйтелгән теләкләр кабуллардан булсын!